ДБУ«Татарстан республикасы Дәүләт архивы»ның потенциаль чыганаклары белән эш

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру бүлеге архивчылары Танышева С.А. һәм Капралова Н.Ю. тарафыннан 2020 нче елның 15 нче июнендә Казан шәһәренең «Төбәкара клиник-диагностик үзәг»енә чыгыш ясалды. Алар кардиология диспансерында саклауда булган документларның составын ачыкладылар.

«Төбәкара клиник-диагностик үзәг»ендәге архив эшенең оештырылышы өйрәнелде. Үзәкнең төзелешендә үзгәрүләр булу сәбәпле, 2021 нче елга яңа номенклатура төзү буенча консультация бирелде.

Оешмада медицина карталарын инвентарьләштерү һәм йогышлы чир белән авыручыларны дәвалау турындагы карта белешмәләрен аерып алу, нозологик формадагы авыру барышын тасвирлаган документларны киләчәктә архивка тапшыру буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International