Казан Ратушасында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» китабы тәкъдир ителде

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

2020 елның 24 июнендә Казанда Җиңү Парадын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты Казан Ратушасында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» китабын тәкъдир итте. Әлеге китапта ил өчен әһәмиятле чорда татарстанлыларның тормыш эшчәнлегенең барлык төп өлкәләре чагылыш тапкан.

Сәламләү сүзе белән китапның авторы-төзүчесе – тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хемәткәре А. Ш. Кәбирова чыгыш ясады.

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы Әхмәт Исхакыйның Татарстан Республикасы Дәүләт архивының шәхси фондыннан алынган фронт хатлары буенча театральләштерелгән тамаша оештырылды.

Кечкенә экспозициядә архив документлары, китапка кертелгән фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Шулай ук кинохроника кадрларын карарга, ветераннарның шәхси истәлекләрен тыңларга мөмкинлек биргән QR-кодлар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International