ТАССРның атказанган табибы, акушер һәм гинекология кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Лев Александр улы Козлов белән очрашу

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

2020 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы дәүләт архивының шәхси документларны комплектлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТАССРның атказанган табибы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар берләшмәсенең мактаулы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, В.С. Груздев исемендәге Казан дәүләт медицина университетының акушер һәм гинекология кафедрасы профессоры Козлов Лев Александр улы белән очраштылар.

Лев Александр улы Козлов дәүләт архивына үзенең фәнни һәм гамәли эшчәнлеген чагылдырган документларын тапшырды. Алар арасында аның авторлыгындагы китаплар, фотографияләр, диссертацияләр, котлаулар һәм башка документлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International