Татарстан Республикасының дәүләт архивы муниципаль районнарның авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм мәгариф өлкәсе оешмалары өчен архив эше буенча семинарлар циклын дәвам итә.

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2020 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының дәүләт архивы, Балтач һәм Әтнә районнарының Башкарма комитетлары ярдәме белән берлектә, әлеге районнарның авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм мәгариф оешмаларына архив эше буенча семинар уздырды.

Семинарларда оешмалардагы архивларны формалаштыру тәртибе, документларны экспертизалау һәм тәртипкә салу, эшләрнең номенклатурасын, тасвирламасын төзүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Тыңлаучыларның семинарларда актив катнашын әйтеп үтәргә кирәк. Алар тарафыннан хезмәткәрнең шәхси эшләрендәге документларның составы, эштән азат ителгәннәрнең шәхси эшләрен рәсмиләштерүгә бәйле сораулар бирелде. Архив хезмәткәрләре аларга төгәл җавап бирделәр. Семинар барышында тыңлаучыларга оешмалардагы архивны формалаштыру буенча тулы мәгълүмат чагылган «Архив от А до Я» методик материалы тәкъдим ителде. Күрсәтелгән материал Татарстан Республикасы дәүләт архивы сайтының методик тәкъдимнәр бүлегендә урнаштырылган.

Семинарларда катнашучыларның гомуми саны 105 кешене тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International