Әгерҗе муниципаль районы мәгариф өлкәсе оешмалары, авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен архив эше буенча семинар.

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 12 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында, Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» тарафыннан архив эше буенча 2 семинар-киңәшмә үткәрелде.

Архив эше буенча семинарның беренче мәйданчыгы МБУ «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йорты базасында оештырылды. Семинарда районның мәктәпкәчә, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Эшләр номенклатурасын төзү, документлар кыйммәтлелегенә экспертиза үткәрү тәртибе буенча лекцияләр тыңланылды. Документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча практик дәрес үткәрелде. Документларның сакланышы, архив өчен бина сайлау һәм эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эш составы  буенча сораулар бирелде.

Семинарда 47 кеше катнашты.

Семинарның икенче мәйданчыгы муниципаль архив, авыл хуҗалыгы өлкәсе, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен оештырылды. Семинарда катнашучыларга оешманың архивын оештыру, оешма эшләре номенклатурасын төзү кагыйдәләре, шәхси состав һәм даими саклау эшләре тасвирламаларын төзү, саклау шартларын оештыру турында мәгълүмат бирелде. Даими саклау эшләре тасвирламаларын төзегәндә һәм шәхси состав буенча еш очрый торган хаталар каралды.

Семинарда 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International