Нурлат муниципаль районы мәгариф өлкәсе оешмалары, авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен архив эше буенча семинар.

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 19 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында, Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм ДБУ «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» тарафыннан архив эше буенча 2 семинар-киңәшмә үткәрелде.

Семинарның беренче мәйданчыгы шәһәр Мәдәният сарае базасында оештырылды. Семинарда районның мәктәпкәчә, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Эшләр номенклатурасын төзү, документларны формалаштыру һәм рәсмиләштерү темасына лекция тыңланды. Оешма архивы, документларның сакланышы һәм эштән азат ителгән хезмәткәрләрнең шәхси эш составы турындагы мәсьәләләр каралды. Документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча практик дәрес үткәрелде.

Семинарда 46 кеше катнашты.

Семинарның икенче мәйданчыгы муниципаль архив, авыл хуҗалыгы өлкәсе, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен оештырылды. Семинарда катнашучыларга оешманың архивын оештыру, оешма эшләре номенклатурасын төзү кагыйдәләре, шәхси состав һәм даими саклау эшләре тасвирламаларын төзү, саклау шартларын оештыру турында мәгълүмат бирелде.

Семинарда 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International