Люшин
Степан Павел улы
БИОГРАФИЯ

Люшин Степан Павел улы 1919 елның гыйнварында Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа.

1935 елда башта Мәләкәс урта мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый, аннары 1938 елда Казан шәһәренең 3 нче мәктәбен тәмамлый һәм Мәскәү Тарих-архив институтына укырга керә.

Институтның 3 нче курсын тәмамлаганнан соң, 1941 елның июлендә Казан шәһәрендә узган җитештерү практикасыннан соң, ул үз теләге белән Совет Армиясе сафларына китә.

1941 елның августыннан октябрь аена кадәр Саратов шәһәрендә артиллерия училищесында укый. Аннары 25 гвардия миномет полкы («Катюша») белән хәрби машина командиры буларак бөтен сугышны уза.

1942 елның мартыннан 1945 елның маена кадәр Кырым, Көньяк, Кавказ арты, Төньяк-Кавказ, 4 нче һәм 3 нче Украина фронтлары сугышларда катнаша.

«Кызыл Йолдыз» ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Кавказны саклаган өчен», «Белградны азат иткән өчен», «Венаны алган өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Мәскәү Тарих-архив институтында укуын дәвам итә, аны 1946 елда тәмамлый. 1946 елның ноябрендә ВКП(б) Татар Өлкә Комитеты партия архивының фәнни хезмәткәре булып эшли башлый, ә 1950 елның гыйнварында ВКП(б) Татар Өлкә Комитеты партархивы мөдире итеп билгеләнә.

Секретариатның 1953 елның 5 ноябрендәге беркетмәсе белән С.П. Люшин КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивы мөдире вазыйфаларыннан азат ителә, чөнки белем бирү эше белән шөгыльләнә башлый.

Архивта эшләгән вакытта И. Ульянов-Ленин ис. КДУда марксизм-ленинизм кафедрасында аспирантураны тәмамлый, «Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан большевиклары» дигән фәнни эш яза.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International