Татарстан Республикасы дини оешмалары белән алып барылган эш

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 13 июлендә Татарстан  Республикасы Архив фондын формалаштыру  һәм документларны туплау буенча директор урынбасары Г.И. Илдарханова-Балчиклы, шәхси фонд документларын туплау секторының әйдап баручы архивисты М.Ф. Мөбарәкшин Яр Чаллы шәһәрендәге төп мәчетләрнең берсе булган “Ак мәчет”тә булдылар. Очрашуның максаты дини оешмалардагы архив эшчәнлегенең торышын ачыклау иде.

Рөстәм хәзрәт белән әңгәмә вакытында мәчеттә дини укулар буенча мәдрәсәнең эшләве билгеләнелде. Әлеге ике оешмада архив эшчәнлеге тулаем алып барыла. Аларга документларны системага салу һәм тәртипкә китерү буенча киңәшләр бирелде.

Рөстәм хәзрәт кунакларга мәчетнең музеен күрсәтте. Үзе һәм мәчеткә йөрүчеләр тарафыннан басылган фәнни хезмәтләр белән таныштырды. Шулай ук эшлекле очрашу вакытында Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына бәйле документларны туплау буенча мәсьәләләр каралды. Киләчәктә әлеге юнәлеш буенча эш дәвам ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International